Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Чәчкә: «Син чәчәктәй гомереңне бауга менеп чикләдең…»

Ул «Күгәрчен» җырын тәкъдим иткән.

news_top_970_100
Җырчы Чәчкә: «Син чәчәктәй гомереңне бауга менеп чикләдең…»

Җырчы Чәчкә күп еллардан соң тамашачысына «Күгәрчен» җырын кабат тәкъдим итәргә булган.

Анда «син чәчәктәй гомереңне, бауга менеп чикләдең…» дигән юллар бар.

«Бу җырны аңлаган кеше аңлар. Эстрадада мондый авыр темага язылган җырны җырларга зур батырлык кирәк. 2008 елда бер танышым елый-елый үзенен яраткан кешесен югалтуы турында сөйләде. Бу минем күңелемә тимичә калмады!

Кызганычка, тормышта аяныч язмышлар бик күп. Әлеге «Күгәрчен» дип аталган җырым шул хакта, дуслар. Ул елларда бернинди телевидение-радиода яңгырамаган бу җырым, әмма тамашачылар арасында бик тиз таралды, чөнки hәркем анда үзенен югалткан кадерле кешесен күзаллады…

Бу дөньядан вакытсыз киткэн якын кешеләребезнең урыннары оҗмахта булсын», — дип язган җырчы.

«Бик көчле, авыр җыр. Йөрәккә үтеп керә торган җыр», «Тормыш шулай корылган, сабыр итәргә кирәк», «Бу җыр миңа бик якын» кебек комментарийлар калдырган җырны тыңлаучылар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100