Җырчы Чәчкә салкын тигәннән сарымсак белән чәй эчәргә киңәш итә

Җырчы Чәчкә салкын тиюдән дәвалану буенча киңәшләре белән уртаклашкан һәм башкалардан да рецептлар язуын сораган.
"Суытты җәмәгать! Салкын тидереп авыручылар бик куп.Үземне, гаиләмне салкын тиюдән дәвалаунын берничә ысулын язам әле, бәлки кемнәргәдер файдалы булыр.
1. Суган-сарымсактан аерылмыйбыз без. Даими ашыйбыз. Сарымсакны чәй белән эчсәң дә яхшы!
4. Суганны турап яки угычтан чыгарып, банкага шикәр комы белән бутап куям. Суы чыккач, чәй калагы белән балага эчертәм. Салкын тигәннән, ютәлдән бик булыша. Суган тәме калмый да. Тәмле генә!" , - дип киңәшләр биргән җырчы.

2. Имбир чәе - салкын тигәннән менә дигән дәва! Балаларга да ярый, кызыма, бик эче итмичә, жылы килеш эчертәм.
3. Туңдыргычта катырылган баланым бар. Шуңа бераз яңа кайнаган су салам да, изәм, аннары тагын су өстим. Бик эче булмасынга бал яки шикәр комы болгатып эчәбез.
4. Суганны турап яки угычтан чыгарып, банкага шикәр комы белән бутап куям. Суы чыккач, чәй калагы белән балага эчертәм. Салкын тигәннән, ютәлдән бик булыша. Суган тәме калмый да. Тәмле генә!" , - дип киңәшләр биргән җырчы.
Инстачылар да үз киңәшләре белән актив бүлешкән.