Җырчы Чәчкә: "Миңа үземне ярату җитмиме соң?"
Җырчы Чәчкә: "Миңа үземне ярату җитмиме соң?"
Җырчы Чәчкә үзен телевизордан карарга яратмый икән. Бу турыда ул инстаграмында язган.
"Үземне телевизордан карарга бер дә яратмыйм. Нинди хәлдер инде ул?
Экранда күренүем була, үземнең кимчелекләремне эзли башлыйм, монда дөрес якка карамадым, бу турыда ныграк сузасы иде, монда таза күренәм, монда битем җимерек, монда елмаймадым...
Шуңа күрә хәзер бөтенләй үземне карамыйм.
Машинада йөргәндә дә җырымны бары кабатлап, репетиция ясар өчен генә тыңлыйм.
Телевизордан үзләрен карап, машинада йөргәндә бертуктаусыз үзләрен тыңлап, үзләренә сокланып йөргән артистларны аңлап бетермим. Үзләрен артык яратумы бу? Әллә хәзерге заманда инде нормамы?
Бәлки, киресенчә, миңа үземне ярату җитмиме икән?" - дип язган Чәчкә.