news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Чәчкә күңелсез хәлгә юлыккан

Чәчкә сәүдә үзәгендәге бәдрәфтә бикләнеп калган.

news_top
Җырчы Чәчкә күңелсез хәлгә юлыккан
https://www.instagram.com/chachka_official/

Чәчкә күңелсез, шул ук вакытта кызык хәлгә юлыккан. Җырчы сәүдә үзәге бәдрәфендә бикләнеп калган. «Берәр вакыйгага очрамасам, мин Чәчкә булмас та идем. Һәрвакыт берәр кая бикләнеп калам. Айга бер-ике тапкыр була торгандыр. Әле ярый клаустрофобиям юк», — дип сөйләгән ул инстаграм сторисларында.

Җырчыны җыештыручы апалар бик каты сүккәннәр. «Әй сүгенде апалар, әй сүгенделәр. Ишеккә тимәгез дип кычкыралар», — дигән ул. Ачып чыгарганнан соң Чәчкәне танып, тынычланганнар үзләре.

Бу вакыйгадан соң бәдрәф ишегенә «эшләми» дип язып элгәннәр. «Валлаһи, бәдрәфне мин ватмадым. Нишлисең инде. Бар кеше белән дә булырга мөмкин хәл», — дип яза җырчы инстаграмда.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар