Җырчы Чәчкә (чын исеме Лилия) инстаграмына баянда уйнаган видеосын куйган. Рәхәтләнеп гармун тартып, Салаватның "Ялгышу" җырын җырлап утыра. Янында оригиналь жанр артисты Шамил Галиев биеп йөри.
Шомырт чәчкәм, диеп,
Иркәләп hәм сөеп,
Йөрәгемнән урын алдың да,
Ятларны яр иттең, еракларга киттең,
Янган утка мине салдың да.
Иркәләп hәм сөеп,
Йөрәгемнән урын алдың да,
Ятларны яр иттең, еракларга киттең,
Янган утка мине салдың да.
"Һөнәрләрең көннән-көн арта синең", "Ооой, Лилия! Син мине шаккаттырасың", - дип яза аңа инстадашлары.
"Киресенчә, бу минем иске һөнәр", - дигән Чәчкә.
Җырчы Гөлнара Габидуллина Чәчкәгә дуэт җырларга тәкъдим итеп язган. "Давай-давай! Рәхәтләнеп дуэт эшлибез!" - дип җавап биргән Чәчкә.