Чебурек камыры өчен: 1 йомырка, 250 грамм су, 8 аш калагы усемлек мае, 1 бал кашыгы тоз, 0,5 бал кашыгы шикәр комы, 1 бал кашыгы аракы, 500-600 грамм он.
Эчлек өчен: 1 кг фарш, 1-2 баш суган, тоз һәм борыч.
Камырдан шарчыклар әвәләргә һәм җәймә ясарга. Эчлек салып, кырыйларын чәнечке белән басып чыгарга.
Кызган майда ике ягын да пешереп алырга.
Тәмле булсын!