Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Чәчкә челтерәвикләр турында үз фикерен әйтте

Җырчының виртуаль дуслары бу темага игътибар итмәгән.

news_top_970_100
Җырчы Чәчкә челтерәвикләр турында үз фикерен әйтте
«Татар-информ» архивы

Җырчы Чәчкә инстаграмдагы сәхифәсендә челтерәвикләр турында уңай фикерен әйтте.

«Минемчә, акчаның исе юк! Миңа еш кына «Нигә челтәрле бизнес белән шөгыльләнмисез?» дип язалар. Мин бу төр бизнеска бик уңай карыйм. Аны әле бөтен кеше дә булдыра алмый. Булдырганнар — молодцы!

Минем хезмәттәшләрем арасында да әлеге бизнес белән шөгыльләнүчеләр шактый. Мине дә чакыручылар күп булды. Ләкин челтәрле бизнес минем өчен түгел. Эшнең яхшысы яки начары юк. Кайда эшләсәң дә, күңел биреп эшләсәң, нәтиҗәсе яхшы була. Аеруча бу пандемия вакытында. Кем кайда, ничек эшли ала — шулай эшли!

Мин иҗатымны алып барам hәм шәхси студиябызда балаларга вокал укытам.

Инстачылар җырчының матурлыгына сокланулары турында «сылукай», «чибәр», «бик матур» кебек комментарийлар калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100