Җырчы Чәчкә: «Бу фото өчен мине сүкмәгез, яме!»
Бу көннәрдә Чәчкә Мисырның Хургада шәһәрендә ял итеп ята икән. Үзе әйтмешли, «перезагрузка» ясарга киткән. Инстаграмга ул купальниктан төшкән фотосын урнаштырган…
Моңа кадәр җырчының алай итеп ярымшәрә төшкән сурәтләрен халыкка чыгарганы юк иде әле. Күрәсең, шуңа күрә беренче юлы әзрәк шүрләгән. «Бу фото өчен мине сүкмәгез. Монда истәлеккә калсын әле. Картайгач, Чәчкә әби булгач (Алла боерса), инстаграмга кереп, фотоларымны карап утырырмын. Сүкмәгез, яме?..» — дигән ул кабат-кабат.
Әллә алдан ук шулай язып куйгангамы, ни гаҗәп, Чәчкәгә тел тидерүчеләр сирәк булган, күбесе аның буй-сынына карап сокланган. «Өлкән яшьтә булсам да, сүкмим… Гәүдәң матур… Өстәвенә, син ялда… Яшь, матур чаклар сагынып сөйләргә генә кала ул», «Менә кемдә икән ул хыялдагы фигура», «Сүкмибез бер дә. Шәп фото. Күбрәк куй», «Куярлык чакта куеп кал, менә безнең хәзер каралык җир калмады», «Нинди матурлыкны яшереп яткансыз икән», «Күз тимәсен, асылынган-салынган җирләрең юк, искиткеч», — дип хозурланганнар инстачылар.
Шулай да, сүгүчеләр дә табылган. «Җомгаларда төренәсез бит сез артистлар…», «Аллаһтан курку булмаса, көтегез инде яманын», «Үзең Аллаһ сүзен кыстырасың, үзең гөнаһ җыясың…» — дип язучылар булган.