Җырчы Чәчкә беренче тапкыр кем белән үбешкәнен әйтте
Бу хәл балалар бакчасында булган икән.
Җырчы Чәчкәнең «беренче үбешүе» балалар бакчасында булган.
«Балалар бакчасында сары башлы, бер рус малаен «Андрей, воробей, не гоняй голубей…» — дип үрти идек.
Беркөнне шул Андрей төркемдә уйнап йөргән җиремнән мине тотып та алды, иреннән чупылдатып үбеп тә куйды! Менә сиңа «Воробей», — дип язган артист.
«Менә ичмасам егет булган», — дип хуплаган «Воробей»ны инстачылар.