Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Чәчкә бәби көтәме?

Киң костюмнар белән чыгыш ясаганын күреп, тамашачысы җырчыны икенче бәбиен алып кайтырга җыена дип уйлаган.

news_top_970_100
Җырчы Чәчкә бәби көтәме?
https://www.instagram.com/chachka_official/

Элегрәк җырчылардан автограф алу өчен дә концерттан соң чират тора идек. Ә хәзер тамашачы бигрәк иркә, аның яраткан артисты белән фотога төшү, социаль челтәрләр аша барлык кызыксындырган сорауларын шәхсән үзенә бирү мөмкинлеге дә бар. Җырчы Чәчкә дә соңгы вакытта инстаграмда актив. Иҗатын күзәтеп баручыларның сорауларына җаваплар бирә, лентасын да матур-матур фотографияләре белән гел яңартып тора.

Бу көннәрдә киң костюмнар белән чыгыш ясагын күреп, тамашачысы җырчыны икенче бәбиен алып кайтырга җыена дип уйлаган. Бу турыда аның үзенә дә язганнар.

«Директка хат килде. «Бәби көтәсезме әллә? Соңгы вакытта балахоннар кия башладыгыз», — дигәннәр. Грим бүлмәсендә дә сорадылар. Юк, җәмәгать, бәби көтмим. Әлегә!

Яшь бара бит, егетләр. Костюмнарым да озыная, иркенрәк булгач, тагын да унайлырак! Тырпаеп торган урыннар да бик күренми», — дип җавап биргән инстаграмда бу сорауга җырчы.

Чәччә ире белән Весна исемле кыз тәрбияли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100