news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы булырга хыялланган Татарстан кызы Алсу, Оренбургта автобуска тапталып, һәлак булган

5 мартта Оренбургта 23 яшьлек Чаллы кызы Алсуны автобус таптаган.

news_top
Җырчы булырга хыялланган Татарстан кызы Алсу, Оренбургта автобуска тапталып, һәлак булган
Алсу Оренбургта сәнгать институтында укыган. Ул музыкаль театр артисты булырга хыялланган.

Тик юл чатыннан чыгып барганда, кызны маршрут автобусы таптаган. Кыз урында ук җан биргән. Автобус йөртүчене хөкем итәчәкләр.

Алсуның укытучылары, туганнары бик кайгыралар. Кызны бары тик яхшы яктан гына искә алалар, зур өметләр баглап, матур хыяллар белән яшәгән кызның дөньядан китүенә ышана алмыйлар, дип яза "Челнинские известия" сайты.

Видео Алсуның дәүләт имтиханы вакытында төшерелгән.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар