Җырчы Айсылу Габдиновадан кыстыбый рецепты
"Минем чибурекларны яраттыгыз, шуңа кыстыбыйларымның рецептын да урнаштырырга булдым", - дип язып куйган Инстаграмга җырчы Айсылу Габдинова.
Камыр өчен: 1 йомырка, 250 г каймак, 4 кашык көнбагыш мае, он, тәменчә тоз.
Камырны йомшак кына итеп басарга.
Эчлеге өчен тозлы суда бәрәңге пешерергә, кайнар сөт һәм ак май салып изәргә.
Камырны юка гына итеп җәеп, коры табада ике ягын да пешереп алырга, тастымал астына өеп барырга.