Җырчы Айсылу Габдиновадан коймак рецепты
Җырчы Айсылу Габдинова Инстаграмга коймак рецептын куйган. "Коймак яратучы булмасам да, бу рецепт буенча пешерелгәнне ашамый мөмкин түгел", - дип язган җырчы.
Камыр өчен: 0,5 литр майсыз кефир, 1 йомырка, тәменчә тоз, шикәр комы, он.
Камыр каймак куелыгында булырга тиеш. Майлы табада ике ягын да кыздырырга.
Ашларыгыз тәмле булсын!