Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Айсылу Габдинова: «Төнлә тау күчерәсем килә»

Җырчы өйдәге эшләрне төнлә эшләве турында язган.

news_top_970_100
Җырчы Айсылу Габдинова: «Төнлә тау күчерәсем килә»
Рамиль Гали

Җырчы Айсылу Габдинова ашарга пешергәндә төшкән фотосын куйган һәм өйдәге эшләрне төнлә эшләве турында язган.

«Кичә 23.30 сәгатьтә борщ пешерә башладым. Төн уртасында бу эшкә тотынуыма үкендем, йокым килә башлады. Нинди гадәт бу, ә? Төнлә өй җыештырам, ашарга пешерәм, шкафларны җыештыра башлыйм.

Төнлә башка акыллы уйлар да килә.

Бөтен эшләрне эшләп бетерәсем, таулар күчерәсем, әйтә алмыйча йөргән сүзләрне әйтәсем килә. Ә иртәнгә барысы да уза…» - дип язган җырчы.

Җырчының дуслары да нәкъ шул хәлдә икән, алар да төнге тормыш белән яши.

«Мин генә шундыймы, дип уйлый идем. Кич кенә хәл кереп, эшли башлыйм. Нигә шулайдыр ул? Иртән пешкән сыман хәл юк»;

«Төн җиткәндә икенче сулышым ачыла. Җимерттереп эшли башлыйм»;

«Төнлә шәһәрдә тормыш башлана гына»;

«Илһам килде диеп атала ул халәт»;

«Ябалаклар без», - дип комментарий калдырганнар.

«Айсылу, олыгая башлагач үзгәрә ул. Ятып торасы килә башлый. Кеше эшләгәнгә сокланып карый башлыйсың. Яшь чакта кан кайный, кемнеке төнлә, кемнеке көндез. Яшьлек дип атала», — дип фәлсәфәгә бирелгән бер апай.

«Ятып тору теләгем дә көчле», - дип җавап биргән Айсылу.

Акыл өйрәтергә яратучы инстачылар да сүзсез калмаган: «Кояш баегач өй җыештырырга, идән юарга ярамый», «Ашарга пешергәндә башка яулык ябалар! Эх, кызлар, фото диеп үләсез…Ә кирәк нәрсәне эшләмисез!» - дип язган алар.

«Ул вакытта минем белән әллә кайчан берәр нәрсә булган булыр иде. Ырымнарга ышанмыйм», - дип җавап язган җырчы.

«Кайчан юарга икән алайса? Эштән кояш баткач кына кайтабыз, ә ял көн ул бер генә… Балалар белән булыргамы, әниләргә кайтыргамы? Бәлки ул идәнне бөтенләй юып тормаскадыр ә?» — дип кызган берәү.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Вчера начала в 23.30 готовить борщ, ближе к 00.00 пожалела, захотела спать ? Что за привычка? Убираться, готовить, перебирать шкафы, начинать новую жизнь ночью? Да и вообще, ночью в голове мысли какие-то правильные! Хочется решить все дела, свернуть горы, сказать некоторым то, что давно накипело!!! К утру почему-то всё проходит... ? #айсылугабдинова #певицаказань #блогерказань #казань #татары #ночь

Публикация от Айсылу Габдинова (@aisylu_gabdinova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100