Җырчы Айсылу Габдинова тормышында мөһим вакыйга булырга тора. Кичә аны кияүгә сорарга килгәннәр. Айсылуның инстаграмда куйган бәхетле фотосыннан аңлашылганча, әти-әнисе аны кияүгә бирергә ризалашкан.    
     
     
    
            Айсылуның булачак ире Динислам исемле. "Никахыбыз җәй була", - диде "Интертат"ка Айсылу.
 Айсылу Габдинованы чын күңелдән шатлыклы вакыйга белән котлыйбыз. Тигез тормыш, зур бәхет теләп калабыз!