Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Айрат Гайнулин: "Мин авыртудан ардым! Берәрегезнең аена 6 мең сумга яшәп караганы бармы?!"

Казан җырчысы Айрат Гайнуллин Яңа ел төнендә җанатарларының котын алды.

news_top_970_100
Җырчы Айрат Гайнулин: "Мин авыртудан ардым! Берәрегезнең аена 6 мең сумга яшәп караганы бармы?!"
Яңа ел төнендә Казанда Анжей тәхәллүсе белән чыгыш ясап йөргән җырчы Айрат Гайнуллин үлемнән чак калган, дигән хәбәр таралды. Баксаң, җырчы үз-үзенә кул салырга булган икән. Һәр гомере белән хушлашуны ул ВКонтактедагы аккаунтында туры эфирда күрсәтеп барган.

"Сез яраткан әйберләр миңа бик кыйммәткә төшә. Миңа ач йөрергә, үземә нәрсәләрдер сатып алмаска, кирәкле дарулар алмаска туры килә. Дарулар бик кыйммәткә төшә. Берәрегезнең аена 6 мең сумга яшәп караганы бармы? Шул акчага үзенә ризык, кием алырга, башка кешеләрне борчымаска? Мин ардым, бу дөнья белән көрәшеп шундый ардым, дуслар. Коррупциягә баткан властьне ничек бәреп чыгарга? Бюрократия киртәләрен ничек узарга? Мин дарулар эчүдән, уколлар ясаудан туйдым. Мин аягымны, күземне һәм тагын күр нәрсәләремне югалттым. Авыртуга кадәр ардым. Төннәрен йоклый алмыйм. Һәм шушы халәтемдә дә мин иҗат сәхнәсенә таба юл ярырга теләдем, мин моны эшли алмыйм", - дип сөйләгән җырчы туры эфирда.

Бәхеткә, җырчының исән калуы билгеле. Ул ВКонтактедагы битен юк иткән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100