news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Айгиз Әхмәтов песиенең йонын кыркыту өчен парикмахер чакырткан

“Аңлап бетермим бу шәһәр песиләрен” ди Айгиз үзе.

news_top
Җырчы Айгиз Әхмәтов песиенең йонын кыркыту өчен парикмахер чакырткан

Җырчы, Фирдүс Тямаев төркемендә эшләүче Айгиз Әхмәтов песиенең йонын кыркыту өчен махсус хезмәт чакырткан. Эш барышын ул “Инстаграм”га элде.

“Дуслар, песигә парикмахер чакырттык. И китте замана! Мин үзем авыл малае буларак, аңлап бетермим бу шәһәр песиләрен. Ашарга сатып аласың, тегесе ярамый, монысы ярамый. Ә менә безнең авыл песиләре бөтен әйберне ашый иде, тычкан тоталар иде”, - дип язган ул видео астына.

Айгизнең инстадуслары бу песидән нык көнләшкән. “Безнең авыл песиләренә кая инде мондый рәхәтләр, аларның бит хәтта исемнәре дә юк, барысы да “песи” дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар