Җырчы Айгөл Бариевадан "Мокрый манник" рецепты
Җырчы Айгөл Бариева Инстаграмга манный ярмасыннан пирог әзерләгән видеосын куйган. "Чәй янына бик тәмле", дип мактый җырчы.
Камыр өчен: 1 стакан кефир, 1 йомырка, 1 бал калагы сода, 1 стакан манный ярмасы, 1 г ванилин, 1 стакан шикәр комы, 1 стакан он (бәлки күбрәк, камыр куе каймак кебек булырга тиеш).
Кефир белән йомырканы бергә салып яхшылап болгатырга, аннары калган ингредиентларны салырга.
Үсемлек мае белән майланган табага салырга һәм 180 градуска кадәр кызган мичтә 40 минут пешерергә.
Ни өчен "Мокрый манник"мы, кайнар пирогка 1 стакан кайнатылган сөт салабыз, ул сеңәргә тиеш.
Камырга төрле җиләк-җимешләр дә салырга мөмкин.