Җырчы Айгөл Бариевадан кетерди торган салат рецепты
Җырчы Айгөл Бариевадан яңа төр салат рецептын тәкъдим итәбез. Бик җайлы ясала.
Салат өчен: сыр, яңа өзелгән һәм тозлы кыяр, яңа өзелгән помидор, краб таякчыклары яки ите, яшеллек, майонез, сохари.
Сырны, кыярларны саламлап, помидорны шакмаклап турарга. Язылган тәртиптә катлы салат итеп ясарга. Иң өске катка сохари салырга.
Сохари ясау өчен ипине шакмаклап яки озынча итеп турарга, тоз һәм үсемлек мае сибәргә, 6-7 минутка микроволновкага куярга.