Җырчы Артур Салихов коронавирус турында: «Хастаханәдә урын юк, берни дә бетмәгән!»
Артур әнисенең үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә эләгүе сәбәпле, андагы хәлләрне күреп, шаккатуы хакында Инстаграм битенә видео яздырып керткән.
«Бүген минем әнине ике яклы үпкә ялкынсынуы белән хастаханәгә салдылар.
Видеода ул түгел, ә хастаханәдә булган хәлләр! Берни дә бетмәде, башлана гына әле!
Урын юк, әгәр инде үлем алды була калса гына яткыралар, әниемне шулай да салдылар.
Дуслар, битлекләрне салмагыз, кулларыгызны юыгыз һәм саклану чараларын дәвам итегез! Сау-сәламәт булыгыз! Бу хәзер бик мөһим!» — дип язган Артур Салихов.
Инстачылар Артурның әнисенең тизрәк терелеп чыгуын теләп язганнар. «Алла сакласын, тизрәк терелсен әниең», «Абау, ышанасы да килми», «Куркыныч, әйбәт кенә терелеп чыгарга язсын», — дигәннәр.