news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Артур Салихов: «Чәчләр агара, өч бала, ипотека…»

Артур Салихов картая башлавын аңлаган.

news_top
Җырчы Артур Салихов: «Чәчләр агара, өч бала, ипотека…»
https://www.instagram.com/artursalikhovlive/

Җырчы Артур Салихов картая башлавының беренче билгеләрен күргән. Бу турыда инстаграмга да язган. «Картайдыммы инде? Чәчләр агара, өч бала, ипотека… Аркам авырта, иртән ботка ашыйм, йокларга 11дә ятам. Буланованы тыңлыйм, Моргенштернны аңламыйм. Пупитмы ул, попитмы, кем белсен, стрессны бетерми», — дигән ул.

Инстачылар Артурны тынычландырырга ашыккан.

«Комың сибелми икән, димәк, яшәргә әле»;

«Артур! Нинди картаю сөйлисең син?! Ипотеканы яшьләр ала да, картайганчы түлиләр. Ипотекаң бетмәгән икән, димәк, син әле яшь»;

«Бер агарган чәчең юк, бер җыерчыгың юк, йөзең елмаеп тора. Андый проблемалар белән мондый булмыйлар. Уйламыйча алга бар. Без сине яратабыз бит. Юк-барны уйлама яме, кыскасы, не волнавайся», — дигәннәр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар