Җырчы ANN SU TMTV премиясен тапшыру тантасы сәхнәсенә нигә яланаяк чыккан?
Җырчы ANN SU TMTV премиясен тапшыру тантасы сәхнәсенә нигә яланаяк чыккан?
Җырчы ANN SU ТМТВ-2019 премиясен тапшыру сәхнәсенә яланаяк чыкты.
Нигә икән? Бу сорауны үзенә бирдек.
- Анна, сәхнәгә яланаяк килеш чыгу идеясе кемнеке?
- Идея минеке, режиссер да каршы килмәде. Мин һәрвакыт ниндидер яңалык кертергә тырышам. Минемчә, безнең татар эстрадасында әлегә мондый күренеш юк иде.
- Салкын булмадымы соң, таймадымы?
- Юк, салкын булмады. Таймады да, рәхәтләнеп биедем.
Сүз уңаеннан, Аннадан кияүгә чыгуы турында да сорадым.
- Шәхси тормышым турында сөйләшәсем килми. Әйе, кияүгә чыктым – бары шуны гына әйтә алам, - дип җавап кайтарды җырчы.
- Татармы?
- Юк, татар түгел, ләкин аңлый, - диде Анна.