news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Алсуның кызы "Голос" проекты финалы турында фикерен әйтте

Җырчы Алсуның кызы "Голос" проекты финалы турында фикерен әйтте

news_top
Җырчы Алсуның кызы "Голос" проекты финалы турында фикерен әйтте
Җырчы Алсуның кызы Микелла Абрамова инстаграмында "Голос.Дети" телепректының финалы турында фикер язган. 

Ул Первый канал җитәкчелегенә, җанатарларына, оештыручыларга һәм проектта катнашкан башка балаларга рәхмәтен җиткергән. Кабатланган финалда катнашкан барлык балаларны җиңүләре белән котлаган.

"Голос"та катнашып, сәхнәгә чыгуын ул "чынга ашкан хыял" дип атаган, ә проектка сарыф ителгән айларны "үз гомерендәге иң күңелле, вакыйгаларга бай айлар" дигән. Артистка яңа дусларын төп казанышы дип атаган.

Искәртеп үтик, "Голос.Дети" телепроектының алтынчы сезоны нәтиҗәләре, аномаль тавыш бирү билгеләре ачыклангач, гамәлдән чыгарылды. Телепроектта Микелла җиңгән иде. Күп кенә тамашачылар нәтиҗәләрне фальсификацияле дип атадылар. Шуннан соң Первый канал финалны кабат үткәрергә мәҗбүр булды. Финалда катнашкан бөтен балалар җиңүче дип табылды, аларның һәммәсенә берәр миллион сум акча бирелде. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар