Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Алсуның кызы "Голос.Дети"да откан бер миллион сум акчасын яман шеш белән авыручы балаларга биргән

Җырчы Алсуның кызы "Голос.Дети"да откан бер миллион сум акчасын яман шеш белән авыручы балаларга биргән

news_top_970_100
Җырчы Алсуның кызы "Голос.Дети"да откан бер миллион сум акчасын яман шеш белән авыручы балаларга биргән
"Голос.Дети" телепроекты җиңүчеләрнең берсе, җырчы Алсуның кызы Микелла Абрамова конкурста откан 1 миллион акчасын Татарстанның Анжела Вавилова исемендәге фондына тапшырган. Бу хакта бүген "Алсу Дети" хәйрия концертында фонд җитәкчесе Владимир Вавилов әйткән.

Фонд лейкемия белән авыручы балаларга матди һәм рухи ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә.

"Абрамова "Голос"та 26сы көнне җиңде, ә 29 көнне ул инде килешү төзеп, миңа бирде. Ул откан бер миллионны безгә тапшырды. "Мин бу миллионны сезнең балаларга бирәм", диде", - дип сөйләгән Владимир Вавилов.

  • Искәртеп үтик, "Голос.Дети" телепроектының алтынчы сезоны нәтиҗәләре, аномаль тавыш бирү билгеләре ачыклангач, гамәлдән чыгарылды. Телепроектта Микелла җиңгән иде. Күп кенә тамашачылар нәтиҗәләрне фальсификацияле дип атадылар. Шуннан соң Первый канал финалны кабат үткәрергә мәҗбүр булды. Финалда катнашкан бөтен балалар җиңүче дип табылды, аларның һәммәсенә берәр миллион сум акча бирелде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100