Җырчы Алсу: «Кызларның әнисе булу — икенче төрле бәхет»
Россия җырчысы буй җиткән кызларын күрсәтте.
Җырчы Алсу кызлары белән төшкән фото янына: «Әни булу - бәхет! Ә кызларның әнисе булу — икенче төрле бәхет. Минем бәләкәчләрем шундый зур инде, минем ярдәмчеләрем, минем дус кызларым», - дип язган.
Җырчының виртуаль дуслары фотодагы өч гүзәлгә соклануларын язып калдырган. Бер инстачы: «Нишләп фотоларда улыгыз бер дә юк?» - дип кызыксынган.