Җырчы Алсу бала чагында сарык көтүе көткәнлеге турында сөйләде
Җырчы Алсу әтисенең туган ягы - Башкортстанның Илеш районы Уяндык авылында булган һәм үзенең Инстаграм аккаунтына язылучыларны яңа фотолар белән сөендергән
![Җырчы Алсу бала чагында сарык көтүе көткәнлеге турында сөйләде](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/8/9/398e099ffb432124be867c9767247926293571a4097c814e6ee7a19c5599.jpg)
"Балачакта һәр җәйне, без абый белән әтинең туган авылы Уяндыкта (Башкортстанның Илеш районындагы авыл) сыер һәм сарык көтүе көтә идек, - дип язган җырчы бер фотосына. - Тормыш шулкадәр кызык һәм көтелмәгән хәлләргә бай! Ул вакытта мин зур шәһәрләр, илләр, карьера үсеше турында хыялланган идем микән?! Еллар узган саен мин, үз тамырларың һәм ата - бабаларың турында онытмаска кирәклеген ныграк аңлыйм. Аларның авыр көндәлек хезмәтләрен, үз балалырының якты киләчәге өчен тырышуларын бәяләү мөһим. Ләкин, ару - талуларга да карамастан, бервакытта да зарланмыйча безгә - кечкенә балаларга һәрвакыт җылылык, якты йөз, елмаю, күтәренке кәеф һәм яхшы мөнәсәбәт күрсәтәләр иде, мин боларны бик яхшы хәтерлим. Барысы өчен дә зур рәхмәт! "