Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Алсу Бөтендөнья татар конгрессы съезды президиумына сайланды

Татарстанның халык артисткасы Алсу Сафина бу көннәрдә туган ягы Татарстанда милли миссиясен үти. Ул Бөтендөнья татар конгрессының алтынчы съезды делегаты, президиум әгъзасы.

news_top_970_100
Җырчы Алсу Бөтендөнья татар конгрессы съезды президиумына сайланды
Президиумга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров,Татарстан Премьер-министры Валерий Песошин, Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Гыйльметдинов, Финляндия татарлары вәкиле Атик Али һ.б - барлыгы 40 кеше керде.

Конгрессның пленар утырышын "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы онлайн күрсәтә. Карау өчен сылтама - http://tatar-inform.tatar/internet-tv/95/

Татарстанны, Казанны яратам, һәрвакыт куанып киләм. Казанның тарихи урыннары, кунакчыл халкы, бөек тарихы бар. Милләттәшләремә иминлек, үсеш, уңышлар телим", – дип белдерде Алсу "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә.


Алсу Ралиф кызы Сафина - Татарстанның халык артисткасы, дөньякүләм билгеле җырчы. Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә туган. 2000 елда, Евровидение җыр бәйгесендә катнашып, икенче урынны алды. Алсуга хәзер 34 яшь.

Алсу тормыш иптәше Ян Абрамов белән 3 бала үстерә - Сәфинә, Микэлла, Рафаэль.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100