Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Алмаз Мирзаянов «Тапшырылмаган хатым» җырын яздырган

Яңа җырның сылтамасы җырчының инстаграмдагы сәхифәсендә бар.

news_top_970_100
Җырчы Алмаз Мирзаянов «Тапшырылмаган хатым» җырын яздырган
https://www.instagram.com/almaz_mirzayanov/

Җырчы Алмаз Мирзаянов «Тапшырылмаган хатым» җырын яздырган.

«Концерт программасының бер өлешенә бик нык кирәк булганга җырлаган идем бу җырны, күпсанлы тамашачылар соравы буенча яздырып чыгарырга булдым! Әлбәттә, җырның авторы Айдар Тимербаев рөхсәте белән җырладым! Миңа ышанып тапшырганың өчен зур рәхмәт. Җырның сүзләре авторы Айдар Минһаҗевка аеруча олы рәхмәтем!», — дип язган инстаграм сәхифәсендә җырчы.

Бу җырны Алмаз Мирзаянов җырлавында көтеп алучылар куанган, шулай ук канәгатьсезлек белдерүчеләр дә бар.

«Бу бит „Айфара“ җыры инде, хәзер артистлар кеше җырларын җырлый башлады, бу тамашачыны югалтуга китермәсме соң болай барса», — дип комментарий язучыга «бернәрсә дә, беркем дә гомерлек түгел. Юктан бар ясамагыз! Халык сорап алган икән, үзләре хәл итәрләр», — дип җавап язган җырчы.

Яңа җырның сылтамасы җырчының инстаграмдагы сәхифәсендә бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100