Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Алия Исрафилова сәхнәдәшләре турында гайбәт ишеткән: "Бу кадәр шакшыдан хәтта чүгәләдем!"

Җырчы Алия Исрафилова сәхнә артындагы икейөзлелек турында язган.

news_top_970_100
Җырчы Алия Исрафилова сәхнәдәшләре турында гайбәт ишеткән: "Бу кадәр шакшыдан хәтта чүгәләдем!"
Җырчы Алия Исрафилованы икейөзлелек турында язарга Зәмирә Рәҗәпованың посты мәҗбүр иткән. Зәмирә, үзен дус санап йөрүчеләрнең аның турында гайбәт сатуларын белүе турында язган иде. Алиянең дә бүлешер сүзе җыелган икән.

"Зәмирәнең посты тормышымдагы шуңа охшаш бер вакыйганы искә төшерде. Бервакыт бер чарада мин киемемне алмаштырырга дип пәрдә артына яшерендем. Бу моментта гримеркага артист белән фотограф керделәр һәм бәйрәмне алып баручының гайбәтен сата башладылар. Нинди генә сүзләр белән атамадылар аны: рәтсез, талантсыз дип тә әйттеләр, ул үткәргән бәйгеләрне ахмак конкурслар дип атадылар, җырлавы да өч тиенлек икән, оештыруы да бернигә яраксыз... Бу кадәр шакшыдан хәтта чүгәләдем. Һәм берзаман - театр уйнаган кешеләр алмашынды: фотограф чыкты, алып баручы керде. Алып баручыны бернигә яраксыз дип сүккән артист шул арада фикерен үзгәртеп, аңа комплиментлар яудыра башлады, аны менә дигән алып баручы, шәп конкурслар алып барасың, җырларың да шәп, дип мактады. Шул мизгелдә мин пәрдә артыннан чыктым. Артистның йөзен күрсәгез! Мине күргәч, ул нәрсәдер мыгырданды, янәсе, качып тыңлап тормыйлар. Бер яктан, мин аның чын йөзе ачылуына шат. Икенче яктан, кешеләрдә алдану бик күңелсез. Ә моны белү миңа кирәк идеме соң? Белмичә, тыныч кына яшәр идем. Күп белү моңсулыкны арттыра диләр, дөрес икән", - дип язган Алия.

Пост @zamira266 про разговоры за спиной напомнил мне одну похожую историю из своей жизни. Однажды на одном мероприятии, я спряталась за шторкой, что б переодеться. В этот момент в гримерку заходит Артист с Фотографом и начинают нехило так перемывать косточки Ведущему мероприятия. Как только его не костерили, называя никчемным, бездарью и конкурсы тупые, и поет так себе, и организовал все неграмотно. От такого потока я аж присела. И вдруг, действующие лица меняются: Фотограф выходит, заходит Ведущий. Артист, который 3 секунды назад называл его никчемным, резко поменял свое мнение и начал рассыпаться в комплиментах, говорить какой он шикарный Ведущий, конкурсы  во! и  песни классные! В этот момент я и вышла из-за шторки. Лицо Артиста, конечно надо было видеть. Увидев меня, он что-то пробурчал, типа, нефиг прятаться и подслушивать С одной стороны я рада, что так своевременно раскрылось его истинное лицо. Но с другой стороны,  разочаровываться в людях горько, очень горько. Иногда кажется, а надо мне было это знать? Жила бы себе спокойно в блаженом неведении. Вот уж точно, что знания приумножают печаль... #двуличныесрединас #предавшийдоверившихся будет #горетьваду на самом деле #ядобрая #добраяя

Публикация от Aliya Israfilova (@auliyamin)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100