Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы Алия Исрафилова атказанган артистлар турында: "Сәхнәгә чыгуга кемнең кем икәне бик тиз ачыклана"

Җырчы Алия Исрафилова атказанган артистлар турында: "Сәхнәгә чыгуга кемнең кем икәне бик тиз ачыклана"

news_top_970_100
Җырчы Алия Исрафилова атказанган артистлар турында: "Сәхнәгә чыгуга кемнең кем икәне бик тиз ачыклана"
Җырчы Алия Исрафилова кайбер атказанган артистларга мөнәсәбәтен белдереп пост язган.

"Атказанган" белән "казанмаганның" аермасы нидә? Ул официаль рәвештә күкрәккә медаль кадап кую, кайвакыт, формаль билгеләр буенча гына булып чыга, кебек шикелле тоела... Бер санап күрсәткәннәр иде: ул исемне алу өчен дөнья хәтле документ җыясы бугай. Аннары сәхнәгә чыгарыр алдыннан алып баручы озаааак итеп регалияләрен санап чыга, ул исемлек белән арттагы экран тула.

Тик сәхнәгә чыгуга кемнең кем икәне бик тиз ачыклана. Кемнедер: "ярар инде, балакаем, матур күлмәгеңне киеп чыккансың,тырыштың инде", - дигән кебек, бөтенләй кул чапмасаң - яхшы түгел, диебрәк, сыек кына кул чабып озатып җибәрәләр. Кемнедер, чыкканда ук, күлмәк читен күреп алуга ук, танып алалар да, алкышлап каршылыйлар. 

Зәвык мәсьәләсеме бу?

Мине концертына аркан белән дә тартып кертмәслек артистларга халык ишелеп йөри. Ә үзем бик тә тыңларга яраткан җырчылар концертларын сирәк куя, чөнки халык җыелмый. Буш залга җырлаудан да зур үкенеч бар микән артист өчен?

Чынлыкта, кеше көен көйләүдән дә авыр эш юк. Халыкка ошармы, халык кабул итәрме дип, кеше фикере артыннан куып, үз фикереңне югалтырга да күп калмый. Монысы инде рух мәсьәләсе...

Кайвакыт бушлыкка сөйлим төсле. Ләкин, ләкин, ләкин үз фикерем. Кешегә ияргәнче, дәшми калу да рух мәсьәләседер.

Бәлки шуңа күрә үзем яраткан кайбер артистлар дәшми торадыр..." - дип язган Алия.

"Атказанган" белән "казанмаганның" аермасы нидә? Ул официаль рәвештә күкрәккә медаль кадап  кую, кайвакыт, формаль билгеләр буенча гына булып чыга, кебек шикелле тоела... Бер санап күрсәткәннәр иде, дөнья хәтле документ җыясы бугай,ул исем алу өчен. Аннары,  сәхнәгә чыгарыр алдыннан алып баручы озаааак итеп,  регалияләрен санап чыга, ул исемлек белән арттагы экран тула. Тик, сәхнәгә чыгуга кемнең кем икәне бик тиз ачыклана.  Кемнедер: "ярар инде, балакаем, матур күлмәгеңне киеп чыккансың,тырыштың инде",-дигән кебек, бөтенләй кул чапмасаң, яхшы түгел, диебрәк, сыек кына кул чабып озатып җибәрәләр. Кемнедер, чыкканда ук, күлмәк читен күреп алуга ук, танып алалар да, алкышлап каршылыйлар. Завык мәсьәләсеме бу? Мине концертына аркан белән дә тартып кертмәслек артистларга, халык ишелеп йөри. Ә үзем бик тә тыңларга яраткан җырчылар концертларын сирәк куя, чөнки халык җыелмый. Буш залга җырлаудан да зур үкенеч бар микән артист өчен? Чынлыкта, кеше көен көйләүдән дә авыр эш юк. Халыкка ошармы, халык кабул итәрме дип, кеше фикере артыннан куып, үз фикереңне югалтырга да күп калмый. Монысы инде, рух мәсьәләсе... Кайвакыт, бушлыкка сөйлим төсле. Ләкин, ләкин,ләкин үз фикерем. Кешегә ияргәнче, дәшми калу да, рух мәсьәләседер Бәлки шуңа күрә, үзем яраткан кайбер артистлар дәшми торадыр... #уйлану #Алиюшкасозидает #минтатарчаязам

Публикация от Aliya Israfilova (@auliyamin)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100