Җырчы Алимә Сафинадан сихердән саклану өчен тылсымлы дога
Татар эстрадасы җырчысы Алимә Сафина үзенең инстаграм битендә укучыларына күз тиюдән саклану догасын язып калдырган.
![Җырчы Алимә Сафинадан сихердән саклану өчен тылсымлы дога](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/7/7/2139a2b084109a2ec0e620383e5fc77e2e9fcf9af34c0d86e7cff8defb7d.jpg)
“Кадерле дусларым! Миннән бик еш сорыйлар: “Сез күз тиюгә ышанасызмы? Һәм ничек шул күз тию, сихер-бозымнардан сакланасыз?”
Дөресен әйткәндә, ышанам... Күз тигәне дә бар миңа.
Миңа калса, ул яман зәхмәтләрдән саклаучы вә дәвалаучы – Хак Аллаһ Тәгаләбез.
Сәхнәгә чыкканда да, гомумән, өйдән чыкканда да үз-үземне догалар укып, өшкермичә чыкмыйм. “Ихлас”, “Кәүсәр”, “Аятел Көрси”, “Бәхет-дәүләт догасы” һәм башкалар.
Шул күпсанлы догалар аркасында менә шушы тылсымлы доганы сезгә дә ачарга булдым: Бисмиллаһ-ир Рахман-ир Рахим. Әпсен төпсен! Кояшым сүнмәсен! Суларым кипмәсен! Тауларым нык булсын! Йөзләрем ак булсын! Күңелем пакь булсын!
Бу язмамның сезгә файдасы, шифасы тияр дип өметләнәм, ышанам. Ә сез күз тиюгә ышанасызмы?” - дип язган Алимә Сафина.