news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җырчы Адель ничек итеп 45 килога ябыккан?

Британия җырчысы Адель ашарга пешерүдән бөтенләй баш тарткан.

news_top

Танылган җырчы Адель 45 килога ябыккан. Ул дөрес туклану режимы буенча яши икән. Бу турыда The Sun басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Җырчы ашарга пешерүдән бөтенләй баш тарткан, ул зыянсыз ризыкны заказга сатып ала. Көненә 1700 калория гына ашый, углеводлар күләме бик аз булган азык-төлек белән генә туклана.

Адель көненә өч тапкыр ашый. Иртән ул бөтен бөртекле оннан коймак яки йомырка, көндез һәм кич белән күркә ите белән салат, кызыл балык яки тавык ашый. Ашау арасында күп итеп су эчә һәм җиләк-җимеш ашый.

Артистның шәхси тренеры Пит Герасимо сүзләренчә, Адель башка кешеләргә үрнәк булуны максат итеп куймый. Ул бала тапканнан соң сәламәтлеген яхшырту өчен ябыга башлаган. Хәзер Адель спорт белән дә шөгыльләнә икән.

Британия җырчысы Адельнең «Rolling In The Deep» җыры кешелек тарихында иң яхшы 100 җыр исемлегендә өченче урын алды.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар