Җырчы Гүзәлем социаль челтәрләрдә укучыларының сорауларына җавап биргән.
Гүзәлем һәм Салават Миңнехановның дин юлында булган килеш сәхнәдә җырлап йөрүен килештермәүчеләр һәм бу хакта аларның үзләренә дә язучылар бар. Шундыйларның берсе Гүзәлемнән: «Музыка гөнаһ түгелме?» – дип сораган.
«Миннән нәрсә ишетергә теләвегезне аңламадым. Коръәндә музыканы турыдан-туры тыю юк. Без бит исламга инде сәхнәгә чыккач килдек. Без балачактан шушы һөнәр ияләре булабыз дип үстек, шушы һөнәр белән акча эшләдек һәм эшлибез. Кемдер шунда ук өзеп куя, тик һәркемнең үз юлы. Без дә тормышыбызны шәригать кануннарына туры китереп үзгәртергә тырышабыз», – дигән җырчы.
«Җыр – шайтан сүзе», – дип кырт кисеп язган кешегә Гүзәлем болай дип җавап биргән: «Бу аңлатма берничек тә безнең җырларга кагылмый. Татар җырларының бөтен мәгънәсе – мөнәҗәт кебек булуында. Чөнки безнең халык ислам диненә ышана. Бөтенләй үк үтәп бетермәсәләр дә, Коръән кануннары буенча яшәргә тырыша.
Татар эстрадасында, нигездә, игелек кылу, мәхәббәт, туган җир, әни, гаилә, туганнар турындагы җырлар яңгырый. Андый текстлар шәйтан тексты була алмый. Биредә бары тик җырларның төрле музыка кораллары белән аранжировкалануы һәм аларны башкарган хатын-кызларның шәригать кушканча киенмәвенә генә бәйләнергә мөмкин.
Татар җырларында кысалар бар. Без секс, акча диңгезендә коенган зиннәтле тормыш, кыйммәтле машиналар, бер җенесле никахлар, исерткеч эчемлекләр турына җырлый алмыйбыз. Рус һәм чит ил артистлары үзләренә андый темаларга җырларга да юл куя. Башкача тәрбияләнгән татар халкы андый җырларны беркайчан да кабул итмәячәк», – дип язган ул сторисларында.