Өйрә (итле тары ашы) рецепты
«Татар халык ашлары» китабыннан өйрә (итле тары ашы) рецепты тәкъдим итәбез.
Кирәкле ингредиентлар: ит – 150 г, бәрәңге – 150 г, тары ярмасы – 60 г, кишер, башлы суган – 20 шәр г, тәменчә тоз, борыч, яшел тәмләткечләр.
Эш барышы: Өйрә – ярма салып пешерелгән куе аш. Аны тары, дөге, карабодай, солы һ. б. ярмалардан пешерәләр. Ярмадан тыш, ашка бәрәңге, суган, кишер салырга мөмкин.
Юылган итне ваклап турыйбыз, салкын суга салып, пешерергә куябыз. Ит пешеп җиткәндәрәк, шулпага чистартылган, юылган тары ярмасы, бераз соңрак ваклап туралган кишер, бәрәңге, суган салабыз, май, тоз өстәп, пешкәнче кайнатабыз.
Өйрәне чуенда яки чүлмәктә пешергәндә, барысын берьюлы салып, өстенә су агызабыз. Шулпа үтә күренмәле булсын өчен, итне башта кыздырып алырга кирәк. Чүлмәкне, өстен ныгытып ябып, мичкә куябыз.
Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.