Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җыр һәм бию ансамбленә – 85: «А дальше что?» – «Дальше да» җәүһәрләр ышанычлы кулларда

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең 85 еллык юбилеен зур концерт белән билгеләп үтте. М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында «Безгә – 85» концерты гөрләде. Концерт турында журналист Раил Садретдинов репортажын тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Җыр һәм бию ансамбленә – 85: «А дальше что?» – «Дальше да» җәүһәрләр ышанычлы кулларда
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең матбугат үзәге

...Көне буе дулаган буран кичкә үз эшен эшләде: транспорт йөрмәс булды. Халыкта мондый һава торышы турында «эт чыкмас көн» диләр. Мин Опера театрына бару өчен шактый иртә чыксам да, транспорттан транспортка күчеп утыра-утыра «Тукай мәйданы» метро станциясенә килеп җиткәндә, концерт башланырга 10 минут вакыт калган иде. Әле бит опера театрына менеп җитәсе дә бар. Чистартылмаган сукмактан ничек чаба-чаба менеп җиткәнемне хәтерләмим. Белмим, Мәскәү җырчыларының чын күңелдән бирелгән фанатлары болай концертка ашкынганы бармы икән?! Һәм менә мин тамашачылар белән шыгрым тулы М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының тамаша залында.

85 еллыкка багышланган концерт «Сарман түгәрәк уены» вокаль-хореографик композициясе белән ачылды. Заманында ансамбльнең күренекле балетмейстеры Гай Таһиров куйган әлеге бию «Безгә – 85» юбилей концерты өчен махсус торгызылган. Әмма сюрпризлар моның белән генә бетми.

Концертның рәсми өлеше бик тиз булды. Озакка сузылган нотыклар сөйләнмәде. Ансамбльнең 85 еллыгы белән котлап, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин дәүләт бүләкләрен тапшырды. Артистлар Рима Әгъзәмовага, Илмир Мөхәммәтҗановка һәм Артур Хәбәбетдиновка ТРның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелде.

«Җир шарын урап чыгарга нибары 8 мең км җитмәде», – диде ансамбльнең директоры Ю.Жуков, үзләре өчен быелның гастрольләргә бай булуын аерым искәртеп. Сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов исә, алдагы рәтләрне тутырып утырган ансамбль ветераннарына аерым рәхмәт әйтте, залга ут биреп, барлык тамашачыларның игътибарын аларга җәлеп итте. Төрле мактау билгеләре һәм бүләкләр тапшырганнан соң рәсми өлеш тәмамланды да.

Төп өлешне Сиринә Вахитова башкаруында халкыбызның «Зөбәрҗәт» җыры ачты. Ансамбль репертуарында бик озак еллардан бирле башкарылып килә әлеге җыр. Татарстан радиосы фондына Разия Тимерханова башлап җырлаган язмада кереп калган ул. Бүгенге җырчылар башкаруында да яраткан җырларымның берсе.

Сүз уңаеннан, ТАССРның атказанган артисты Разия Тимерханова – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының 41 еллык директоры булган Рәүфәл Мөхәммәтҗановның әнисе. Шуңа да ансамбльгә юбилей концерты кую өчен Опера театры белән аренда мәсьәләсендә уртак тел табу җиңелрәктер.

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, һич арттырусыз, республикабызның йөзек кашы. Мәшһүр режиссер Марсель Сәлимҗановның җырчы Рафаэль Ильясов турында: «Ул җырлаганда йөрәк татарча тибә», – дигән канатлы сүзләре бар. Сәхнәдә җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаганда да үзеңнең нинди бай мәдәнияткә ия милләт вәкиле икәнең белән горурланып утырасың. Биредә традицияләргә аеруча сак караш саклана. Әйтик, ансамбль репертуарындагы тагын бер яраткан җырларымның берсе – «Тәчкә-икә». Ул радио фондына Мөҗип Садыйков язмасында кереп калган. «Безгә – 85» юбилей концертында бу җырны Татарстанның атказанган артисты Рамил Миңнегалиев үзе күреп белгән М.Садыйковка якын рәвештә башкарды. Бу җырны үзенең визит карточкасы итәргә өлгергән ансамбльнең икенче бер җырчысы Зөлфәт Сөләйманов башкаруында да әлеге җыр дәртле яңгырый.

Һәр чор ансамбльдә үз йолдызларын кабыза. Ансамбль тарихына кереп китсәк, андый шәхесләрне санап чыгарга кулдагы бармаклар гына җитмәс. «Безгә – 85» юбилей концертында Фәнил Фәйзуллинның шундый йолдызы кабынганын күрдек. Ул бу кичәдә солист буларак 2 җыр башкарды. Фәнилне киң катлам тамашачы элек «Казан егетләре» төркеме артисты буларак белә иде. Татар халык җыры «Рәйхан»ны башкарганнан соң, зал аны озак кына җибәрмичә алкышларга күмде, Татарстанның халык артисты, озак еллар ансамбль солисты булган Шамил Әхмәтҗанов җыр тәмамланганнан соң, менеп, Фәнилнең кулын кысты. Моны олы җырчының фатыйхасы дип аңларга кирәктер, чөнки «Рәйхан» Шамил Әхмәтҗанов репертуарының аерылгысыз өлеше иде.

Мәгълүм ки, ансамбльнең зур концертлары һәрвакыт республикабызның затлы, зур М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсендә үтә. Милли бизәкләр төшерелгән бу сәхнә үзе дә кайчакта чын татар моңына сусый һәм ансамбльнең концертларын зарыгып көтеп ала сыман. Югары кимәлдә халык җырларын башкарган җырчылар, ут чәчеп торган биючеләр сәхнәне милли рух өстәп җанландырып җибәрә сыман.

«Безгә – 85» юбилей концертының программасы ансамбльнең иң матур һәм бай фондын үз эченә алган иде. Икенче бүлектә безне ансамбльнең сәхнә артына эленгән тарихи япмасы (заднигы) каршы алды. Ул инде ансамбльнең талисманына әверелергә өлгерде, минемчә. Үзенең һәр концертында ансамбль яңалыкка омтыла. Юбилей концертын әзерләгәндә, әллә бу эш белән бик мавыгып китеп, җырларның исемнәрен әйтеп баруны да онытканнар. Алып баручы Ләйсән Романцева-Зәкиеваның «хоровая, балетная группа ансамбля» дип игълан итүе белән генә чикләнмичә, җырның яки биюнең исеме, нинди номер икәнлеге, кем куйганлыгы сөйләнсә, начар булмас иде, чөнки тамашачы җырны бию төркеме түгел, хор төркеме башкарганын болай да күрә. Ә нинди җыр яки бию икәнен, аның халкыбыз һәм ансамбль өчен кыйммәтен белми калды. Ансамбльнең үз формалашкан тамашачысы бар, дисәк тә, үз моңнарыбыз, җырларыбыз, биюләребез, гомерләрен шушы ансамбльгә багышлаган фидакарьләребез турында һәрдаим белгертеп, искә төшереп, сөйләп тору кирәк.

Ләйсән Романцева-Зәкиеваның «хоровая, балетная группа ансамбля» диюенә килгәндә, әйе, алып баручы татарча сәламләгәннән соң рус теленә күчте һәм алга таба концертның «дәүләт теле» – рус теле иде. Республиканың йөзек кашы булган ансамбльнең татар мәркәзе – Казанда үтә торган һәр концертының рус телендә алып барылуы элек тә күңелгә тия иде, әлбәттә, ә инде алып баручы ханымның озак еллар Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле солисты булган, Таһир Якупов белән «Зөләйха» җырын йөрәкләргә үтәрлек итеп башкарган, «Фазыл чишмәсе», «Сибелә чәчәк», «Эрбет» татар халык җырлары белән татар җыры тарихында калган Миңлегөл Зәкиеваның кызы Ләйсән икәнлеген белгән кешегә бу – аеруча авыр тәэсир итте.

Яңалыкларга килгәндә, быелгы «Йолдызлык – Созвездие» конкурсында ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле җыр һәм бию юнәлешләре буенча махсус номинация булдырган. Аның җиңүчеләре юбилей концертында ансамбль артистлары белән бергә чыгыш ясау хокукына ия булган. «Җыр» юнәлеше буенча җиңүче Биектау районы кызы Әдилә Зиннәтуллина ансамбль солисткасы Рима Әгъзамова һәм хор белән берлектә халкыбызның «Сибелә чәчәк» җырын башкарды. Әдиләнең тавышын күпләр яратты. Чын халыкчан, моңлы тавыш. Шушы яшендә опера һәм балет театры сәхнәсен яулау бөтен кешегә дә бирелми. Аны инде бүген үк ансамбльгә эшкә алырга була, минемчә.

«Бию» юнәлеше буенча җиңгән Мамадыш районы бию коллективы ансамбль стилистикасында эшләнгән җитез, ачык төсләргә бай бию тәкъдим итте. Тик ул... ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбленең «Парлы дөнья түгәрәк» җырына башкарылды. Әлбәттә, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең үз фонограммасы кулланылса, юбилейга тагын да матур бүләк буласы иде. Ә бию үзе матур һәм камил.

Бүләкләр моның белән генә бетмәде. Юбилей белән котларга күп кенә җыр конкурслары лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова чакырылган иде. Ансамбль әлеге юбилей концертын анонслаганда Динә исемен актив кулланды – бәлки, залда нәкъ менә Динәне тыңлау өчен килгән тамашачы да булгандыр. Динә хор белән берлектә татар халык җыры «Гөлҗамал»ны башкарды һәм татар җырларыннан торган яңа альбомын төзегәндә ансамбльнең ярдәме зур булуын әйтте. «Мин яздырган җырларга матур төсләр өстәдегез», – диде.

Бай тарихка ия ансамбльнең киләчәге кемнәр кулында? Концерт саен ансамбль бу сорауга ышанычлы җавап бирә килә. Күп еллардан бирле ансамбль каршында балалар өчен махсус хореография студиясе эшли. Шул ук үрнәктә хор студиясе дә төзелде. Бу студиядә шөгыльләнүче яшь артистлар ансамбльнең Казанда үткән һәр концертында күпләрне шаккатырып чыгыш ясый. Алар сәхнәне ярата, аларның биисе килә, аяклары тыпырдап, күзләре ут уйнап тора. Әгәр дә концерт кич буе дәвам итсә, алар кич буе да биергә әзер кебек.

Концертның финалы күңелгә үтеп керерлек итеп эшләнгән. Берникадәр паузадан соң яшь кенә бала коллективның сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитовка: «А дальше что?» – дигән сорау бирә. Шунда сәхнәгә борынгы патефон чыга. Айрат Хәмитов 1939 елгы пластинканы куеп җибәрә. Ә анда – ансамбльнең визит карточкасына әверелгән «Гармун, гармун» җыры. Җыр көчәйгәннән-көчәя, сәхнәгә балалар белән беррәттән якты төсләр уйнап торган костюмнардан өлкән биючеләр, җырчылар чыга, уртада балалар бии. Киләчәктә дә милли җәүһәрләребез сакланышына зур ышаныч һәм өмет уята торган манзара бу.

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышларына ихтыяҗ бар, киләчәктә мондый зур концертларны опера һәм балет театры сәхнәсендә ешрак кую мөмкинлеге дә табылыр, бәлки. Яхшыга өметләник.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100