Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йоткылык өсте яман шешенең беренче билгесе нинди?

Өч атнадан артык колактан сыеклык акса, борыннан кан тамса, табибка күренергә кирәк.

news_top_970_100
Йоткылык өсте яман шешенең беренче билгесе нинди?
https://pixabay.com

Macmillan Cancer Support оешмасы белгечләре йоткылык өстендә (носоглотка) яман шешнең беренче билгесе — муенның өске өлешендә авыртмый торган шеш барлыкка килүен әйтте. Бу турыда Express басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Табиблар фикеренчә, бу авыруны ачыклау кыен. Назофарингеаль карциноманың аермачык булмаган билгеләре арасында колак ишетми башлау, борын тыгылу, колак сызлау да булырга мөмкин.

«Йоткылык өсте яман шеше очрагында аермачык билгеләр соңгы стадиядә генә беленергә мөмкин», — дип кисәтә белгечләр.

Әлеге авыруның куркыныч симптомнары арасында колактан сыеклык агу, борыннан кан агу да бар. Бу билгеләр башка авырулар вакытында булуы ихтимал. Шуңа күрә өч атнадан артык шундый билгеләр булганда, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү кирәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100