news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йошкар-Олада этләр талаган ир-ат үлгән

Иртәнге якта узып баручылар имгәнгән ир-атны күреп, табиблар чакыра.

news_top
Йошкар-Олада этләр талаган ир-ат үлгән
https://pixabay.com/

13 гыйнварда Йошкар-Ола шәһәрендә урамда бер ир-ат табылган. Аны этләр талаган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Марий Эл Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Имгәнгән ир-атны узып баручылар күреп ала. Алар ашыгыч ярдәм чакыра, ләкин табиблар ярдәм итә алмый — ир-ат вафат була.

«Ир-атны чыннан да этләр талаган, ләкин аның ни сәбәпле үлүе әлегә ачыкланмаган. Берничә версия бар. Ир-ат салкында өшеп үлгән булуы да ихтимал. Тикшерү эшләре бара. Судмедэскпертиза билгеләнде», — дип аңлатканнар Тикшерү комитетында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар