news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йошкар-Ола-Казан юлында поши аркасында ике машина йөртүче һәлак булган – фото

Йошкар-Ола – Казан трассасында “ГАЗель” һәм сөт ташучы машина йөртүчеләре һәлак булган.

news_top
Йошкар-Ола-Казан юлында поши аркасында ике машина йөртүче һәлак булган – фото
Бу турыда социаль челтәрләргә сылтама белән, “Татар-информ” агентлыгы хәбәр итте.

Төнге юлда трассага поши йөгереп чыккан. Казанга таба баручы “ГАЗель” йөртүчесе хайванны күреп алган. Ул туктарга маташкан. Пошидан тайпылып, каршы як полосага чыккан “ГАЗель” сөт ташучы машинага бәрелгән. Аннары ул тугызынчы модельле “Лада”га килеп кергән.



Бу һәлакәттә “ГАЗель” һәм сөт ташучы машинада утырган йөртүчеләр үлгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар