Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Йортны яшен сугып, янгын чыкты"

Быелгы хәвефле җәй үз галәмәтләрен көн туган саен күрсәтеп тора: давыл, өермә, урамнарны су басу, кар-боз яву дисеңме... 8 июль көнне Биектау районының Ташсу авылында бер йортны яшен суга. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмый. Өй “дача” итеп кенә кулланыла икән.

news_top_970_100
"Йортны яшен сугып, янгын чыкты"

Быелгы хәвефле җәй үз галәмәтләрен көн туган саен күрсәтеп тора: давыл, өермә, урамнарны су басу, кар-боз яву дисеңме... 8 июль көнне Биектау районының Ташсу авылында бер йортны яшен суга. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмый. Өй “дача” итеп кенә кулланыла икән.

–Мин үзем ул авылда яшәмим, әмма ташсулылар ул көнге яшеннең бик куәт булуын әйтә, – ди Суксу авыл җирлеге башлыгы Рамил Низамиев. –Бездә дә булды яшене, тик өнне качырырлык түгел. Ә Ташсуда башта коеп яңгыр яуган, аннан соң боз. Әмма кап-кара болытлар таралмаган. Күк йөзен аркылыга-буйга иңләп яшен камчысы уйный, ул да түгел, дөбер-шатыр килеп күкри дә башлаган. Яшенне бик хәтәр килде диләр. Кичке 5 белән 6 арасында була бу. Менә шул бәргән дә инде йортка. Яшен сукканын күршеләре күргән, нидер шартлаган кебек тавыш чыкты диләр, күкерт кебек тиз арада янып та киткән.

Гагарин урамындагы агач йорт санаулы минутлар эчендә яна башлый. Яшен аның верандасына бәргән. Авыл халкы янгын сүндерү машинасы килгәнче, күрше-тирә йортларны чиләк белән су ташып саклый. Шимбә көн булгангадыр, янгын сүндерергә 50-60лап кеше җыела. Бәхеткә, җил булмый. Шулай итеп “кызыл әтәч” күршеләргә күчми кала.

–Хәбәр килеп ирешүгә, вакыйга урынына чыгып чаптым. 10 минут эчендә ялкын телләре йортны камап алган иде инде. Түбәсе ишелеп төште, өй яшәргә яраксыз. Әби-бабайдан калган йортның хуҗасы – кызлары Миләүшә Казанда яши. Соңгы тапкыр сабантуйга кайтканнар иде. Хәзер инде өй юк, – ди җитәкче.

Өйне яшен сугуын янгын сүндерүчеләр дә раслаган. “Янгын сәбәпчесе балалар түгел, яңгыр вакытында алар урамда йөрми бит инде. Күршеләре белән дә дус-тату яшәгәннәр. Бу – ут төртү очрагы түгел”, ди Рамил Низамиев. 

Җитәкче авылда яшен сугу, бигрәк тә яшен сугып янгын чыгу очракларын хәтерләми. Соңгы 7-8 елда җирлектә янгын да булмаган.

P.S. 2014 елның 10 августында Балтач районы Шеңшеңәр авылында яшен сугып, дүрт хуҗалыкка зыян салган иде. Ике гаилә санаулы минутлар эчендә йорт-җирсез кала, тагын икесенең абзар-курасы көлгә әйләнә. Мин үзем бу төнне шушы районда кунакта идем. Үз күзләрем белән күрмәсәм, кеше сүзенә генә ышанмас идем. Андый көчле яшенне, күк күкрәүне моңарчы ишеткәнем, күргәнем булмады. Күк күкрәү вакытында тәрәзә пыялалары гына түгел, идән такталары да дөбердәде хәтта.

Җир шарында һәр секунд саен 100 яшен яшьни. Яшен сугу очраклары еш кына кызу көннәрдә күзәтелә. Әмма быелгы һава торышы – үзе табышмак. Яшен камчысы металл, тимер өслекне ярата. Яшеннең озынлыгы 20 чакрымга кадәр сузыла. Каналының диаметры 10-45 см. Ут камчысы 150 км/с тизлек белән хәрәкәт итә.

Янгын сүндерүчеләр яшеннән саклану өчен махсус киңәшләр юк, ди. Әмма хуҗалыкларга яшен үткәркечләр куярга кирәк. Сакланганны Ходай саклый!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100