Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йорт янганын күргәч, әти-әнисе качты». Бер өйдә өч бала тереләй янып үлгән

Ир һәм хатын балалары белән бергә ташландык сарайда яши, аларның фатир арендаларга акчасы җитми.

news_top_970_100
«Йорт янганын күргәч, әти-әнисе качты». Бер өйдә өч бала тереләй янып үлгән
https://nsk.sledcom.ru

Новосибирск өлкәсендә янгында ике кыз бала һәм нәни малай янып үлгән. Аларны әти-әнисе барак йортта үзләрен генә калдырып чыгып киткән булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Янгын 15 октябрьдә көндез Новосибирск шәһәре янындагы бакчачылык ширкәте территориясендә була. Ярымҗимерек агач бина торак йорт итеп җайланган, анда өч бала — 7 һәм 5 яшьлек ике кыз, аларның 3 яшьлек энесе була. Әти-әниләре өйгә кайткач, янгын турында белеп ала.

Әлегә янгынның төгәл сәбәбе билгеле түгел. Ут мичтән чыккан булуы ихтимал. 

«Алар Красноярскидан килде, биредә акча эшләмәкчеләр иде. Минем танышым балаларның ата-анасы белән эшли, алар төзелеш белән шөгыльләнә», — дигән «КП-Новосибирск» әңгәмәдәше.

Бу гаиләнең торыр урыны булмаган, Новосибирскида фатир арендаларга акчалары да җитмәгән. Шуңа күрә ир белән хатын балалары белән бергә ташландык сарайда яши. Янгын чыкканда олылар өйдә булмый. 

«Алар каяндыр кайтып килә иде, йортлары янгынын күреп алдылар. Алар куркып качты. Ниндидер шаһитлар янгын сүндерүчеләрне чакырган. Аннары балаларның ата-анасы миңа шалтыратты, үзләрен яшерергә сорады. Мин аларга полициягә барырга киңәш иттем. Минем башыма сыймый инде — ник качып киткәннәрдер? Ышанырлык түгел. Ике көн элек кенә бу балаларны кочкан идем, хәзер алар юк», — дип сөйли гаиләнең танышы Сергей.

Урында коткаручылар һәм тикшерүчеләр эшли. Ашыгыч хезмәт машиналар арасында сабыйларның әти-әнисе буталып йөри, Ир-ат машина янында чүгәләп туктап ала, ни булганын аңларга тырыша. Әниләре исә бик агрессив, журналистлар белән сугышырга маташа, диелә бу хәбәрдә.

Хәзер бу вакыйганың сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Әгәр әти-әнисе чыннан да янгынны күргәч качып киткәне ачыкланса, аларга карата җинаять эше ачылуы ихтимал.

Балаларның мәетләрен хәрабәләрне актарганда тапканнар. Бу турыда Россия тикшерү комитетының Новосибирск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100