«Йорт, машина, бәби?» - Зинира һәм Ризат Рамазановлар хыялларын чынга ашырган
Инстачылар җырлы гаиләнең шатлыклы хәбәренә сөенгәннәр.
Җырчы Зинира Рамазанова яңа йорт алдында фотога төшкән. «Чын күңелең белән хыяллансаң, бик тырышсаң, хыяллар чынга аша, диләр», — дип өстәгән ул.
Инстачыларның җырчыларның кайсы хыялларын тормышка ашырулары хакында уйлана башлаган.
«Мин аны һәрчак сизеп йөри идем», «Йорт, машина, бәби?», «Кем әйтте әле йорт дип, бәлки бәби алып кайталардыр», «Йорт алганнар, афәрин», «Күз тидермәсеннәр», «Бәрәкәтле нигез булсын», «Тыйнак кына булып, тырышып яшисез», «Нәрсә генә алсагыз да, котлы булсын», — дип яза алар.