Йорт куяннары һәлак булган, умарта оялары авыл буйлап чәчелгән - Татарстан авылын су баскан
Берничә минут эчендә ишегалларында су ярты метрга кадәр күтәрелгән.
Биектаудагы Ташлы Кавал авылын көчле яңгырдан соң, су баскан. Уңышлар чыланып беткән, йорт куяннары һәлак булган, умарта оялары, уенчык кебек, авыл буйлап йөзеп киткән. Бу турыда "Татарстан24" телеканалы хәбәр итте.
Берничә сәгать яуган яңгыр елганың буасын алып киткән. Юлындагы бөтен нәрсәне җимереп, су авылга ыргылган. Берничә минут эчендә ишегалларында су ярты метрга кадәр күтәрелгән.
Бәхеткә, авыл кешеләр барысы да исән. Йорт хайваннары югалган, кайсылары һәлак булган. Кемнеңдер мунчасы, башкаларның сарае җимерелгән, су мичкәләре агып киткән, диелгән әлеге хәбәрдә.