Йорт хуҗасы ут капкан өйгә кереп һәлак булган

29 сентябрьгә каршы төндә Башкортстанның Белорет районында янгында бер ир-ат һәлак була. Әлеге фаҗига турында Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән "Башинформ" хәбәр итте.
Ир белән хатын йоклап яткан вакытта, өйдә янгын чыга. Алар уянып, урамга чыгып китәргә өлгерәләр. Шулай да, янгын сүндерүчеләр килгәнче, йорт хуҗасы кабат ут эченә кереп китә. Ләкин ул кире әйләнеп чыга алмый.
Янгын вакытында йорт та, веранда да, мунча да, гараж да тулысынча янып бетә.
Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, янгын Белорет шәһәрендәге Братская урамында була. Ут чыккан вакытта өйдәге кешеләр барысы да йоклый. Ялкын бик тиз арада каралты-курага күчә. Гаражда торган "Рено Логан" машинасы да янып бетә. Янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, диелә хәбәрдә.