news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йорт хуҗасы ут капкан өйгә кереп һәлак булган

Йорт хуҗасы ут капкан өйгә кереп һәлак булган

news_top
Йорт хуҗасы ут капкан өйгә кереп һәлак булган
29 сентябрьгә каршы төндә Башкортстанның Белорет районында янгында бер ир-ат һәлак була. Әлеге фаҗига турында Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән "Башинформ" хәбәр итте. 

Ир белән хатын йоклап яткан вакытта, өйдә янгын чыга. Алар уянып, урамга чыгып китәргә өлгерәләр. Шулай да, янгын сүндерүчеләр килгәнче, йорт хуҗасы кабат ут эченә кереп китә. Ләкин ул кире әйләнеп чыга алмый. 


Янгын вакытында йорт та, веранда да, мунча да, гараж да тулысынча янып бетә.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, янгын Белорет шәһәрендәге Братская урамында була. Ут чыккан вакытта өйдәге кешеләр барысы да йоклый. Ялкын бик тиз арада каралты-курага күчә. Гаражда торган "Рено Логан" машинасы да янып бетә. Янгын сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый, диелә хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар