Йорт басарга кереп, йоклап киткән каракны ни көтә?
Ул йозакны ватып, шәхси йортны басарга кергән булган.
Ижевcкида полиция хезмәткәрләре 32 яшьлек
Чоланда карак алюминий фляганы табып алган. Флягада сыра булган. Карак шул сыраны туйганчы эчкән дә йокыга киткән.
Йорт хуҗасы кич өенә кайткач, йоклап яткан каракны күреп, полиция чакырткан.
Хәзер бу кешегә карата алты елга ирегеннән мәхрүм итү яный, дип хәбәр итә җирле матбугат чаралары.