Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йон белән чәч арасында нинди аерма бар?

Хайваннарның тәнендәге йон һәм мамык салкын вакытта җылы сакларга ярдәм итә. Ә кешенең чәч бөртекләре исә эволюция барышында табигать шартларыннан саклау үзлеген югалткан.

news_top_970_100
Йон белән чәч арасында нинди аерма бар?
Салават Камалетдинов

Кешенең чәче белән хайваннарның йон төкләре төзелеше бертөрле диярлек. Икесенең дә күзәнәкләре кератиннан тора, химик составы да охшаш. Ләкин фолликул (аларның үзәге) структурасы аерыла. Хайваннарда йон чыга торган фолликулның махсус функциясе бар - ул җылылык һәм дым изоляциясен тәэмин итә. Шулай итеп яңгыр тамчылары хайванның тән тиресенә тими. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Кешенең чәч төге исә андый үзлеккә ия түгел. Баштагы чәчләр күптән инде матурлык атрибуты гына, ә тәндәге чәч бөртекләре исә эволюция барышында табигать шартларыннан саклау үзлеген югалткан. 

Хайваннарда йон һәм мамык була. Мамык юкарак һәм йомшаграк. Ул салкын вакытта җылы сакларга ярдәм итә. Хайваннарның йоны озынаймау шуның белән аңлатыла. Ә кешенең чәче гел озынлыкка үсә. Кешенең тәнендәге чәч төкләре дә билгеле бер озынлыкка кадәр генә үсә, бераздан бөтенләй коела һәм яңасы чыга, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100