news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йомыркалы төргәк (рецепт)

Хәзер күпләр тәрәзә төбендә яшел суган үстерә. Шуларны җыеп алып, тәмле ризык әзерлик әле.

news_top
Йомыркалы төргәк (рецепт)
Кирәк:

4 пешкән йомырка
50 грамм сыр
1 уч яшел суган
1 аш кашыгы майонез
1 аш кашыгы сметана
тәменчә тоз
1 чи йомырка
бераз сөт

Пешкән йомырканы турыйбыз, аңа вак итеп туралган яшел суган, майонез, сметана, бераз тоз, кырган сыр кушабыз да, яхшылап бутыйбыз. Бу эчлек була.

Дүртпочмаклы ләвәшне 15х15 см тирәсе итеп шакмаклап кисәбез. Һәр шакмакка эчлек салып, торба итеп төрәбез.

Чи йомырканы туглап, аңа сөт салабыз, бераз тозлыйбыз. Төргәкләрне шуңа чумдырып, кызган майда кыздырып алабыз.

Искиткеч тәмле була!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар