Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йомыркадан соң пилмәнгә чират җитте: сатучылар бәяне арттырмыйча гына сатып алучыларны алдау ысулын тапкан

Йомыркадан соң пилмәнгә чират җитте: сатучылар бәяне арттырмыйча гына сатып алучыларны алдау ысулын тапкан

news_top_970_100
Йомыркадан соң пилмәнгә чират җитте: сатучылар бәяне арттырмыйча гына сатып алучыларны алдау ысулын тапкан
"Бер дистә йомырка"ны тугыз данәгә калдыру ысулы халык арасында зур дәгъва тудырды. Искәртеп үтик, бер җитештерүче йомыркаларның санын тугыз итеп сата башлаган иде. Элегрәк бу алымны сөт җитештерүчеләр кулланган иде - алар пакетка 1 литр түгел, 900, хәтта 800 грамм сөт сала башлады. Җитештерүче төргәккә "9 йомырка", "800 грамм сөт" дип яза. Әмма кулланучы, гадәттә, бу саннарны укымый, ияләшкән гадәт буенча 1 литр сөт икән дип уйлый. 

"Московский комсомолец" язуынча, чират пилмәнгә җиткән. Эксперимент уздыргач, алар кайбер җитештерүчеләр саткан пакетларда 1 кг пилмән түгеллеген, 800 грамм икәнен ачыклаган. 

Россия кулланучылар берлеге рәисе Пётр Шелищ әйтүенчә, төргәктә күрсәтелгән кадәр продукция булса, моны алдау дип санап булмый. Бу очракта бер генә киңәш - төргәктә язылганны укырга кирәк. 

Әмма күп кенә җитештерүчеләр төргәктә 1 килограмм дип яза, әмма чынлыкта 900, 800 грамм продукция сала. Бу очракта җитештерүчене җавапка тартырга мөмкин. Белгеч контроль үлчәү приборларыннан файдаланырга өнди. Төргәктә күрсәтелгәнгә караганда азрак күләмдәге продукция булганда, җитештерүче сыйфатсыз товар саткан булып санала. Ә инде бу даими булса, җитештерүчене мошенниклыкта да гаепләргә була. 

Петр Шулищ әйтүенчә, хәзер шырпыны да иллене түгел, азрак сала башлаганнар. 

"Московский комсомолец" исә Вологда өлкәсендә йомырканы данәләп сатуга күчкәннәре хакында яза. Бер йомырка 7 сум 70 тиен тора. Берәмтекләп караганда, сумма аз булып күренә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100