Йомыркадан рулет (рецепт)
"Сарман" газетасыннан йомыркадан ясалган рулет рецептын тәкъдим итәбез.
Рулет өчен: 3 йомырка, 100 грамм майонез, 2 чәй кашыгы он, 1 чәй кашыгы куркума, 100 грамм каты яки йомшак сыр.
Эш тәртибе: йомыркаларны майонез, куркума һәм он белән болгатабыз. Табада коймак формасында (нечкә кирәк) кыздырабыз.
Коймакның эченә уылган сыр һәм майонез катнашмасы сөртәбез. Рулет итеп төрәбез, суытабыз, кисәкләргә турыйбыз.
Барлыгы 30 минут вакыт кирәк.