Йомырка тәбәсе күпереп пешсен өчен нишләргә?
Духовкада йомырка тәбәсе мул булып күпереп пешә.
Өйдә йомырка тәбәсен күпертеп пешерү серен «Челнинские известия» хәбәр итте.
Төп сер — тәбәне плитә өстендә түгел, духовкада пешерергә кирәк. Тигез күләмдә йомырка, сөт алырга, шуңа тоз өстәргә һәм яхшылап болгатып, күпертергә.
Тәбә пешерер өчен форманы атланмай белән яхшылап майларга. Йомыркалы-сөтле массаны формага салырга һәм духовкага куярга.
Йомырка тәбәсен 190 градус температурада 40 минут чамасы пешерергә кирәк.